Игътибар! «Иделем акчарлагы – 2017» бәйгесен ачык дип игълан итәбез

Яшь язучылар бәйгесе быел 17 тапкыр үткәрелә. Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала.Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр.
1. МАКСАТ:
Талантлы яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларын активлаштыру.
2. БУРЫЧЛАР:
• яшь язучыларның иҗат мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру;
• иҗади һәм профессиональ бәйләнешләрне ныгыту;
• татар әдәбиятын һәм сәнгатен пропагандалау.
3. ОЕШТЫРУЧЫЛАР:
• Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы;
• Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.
4. БӘЙГЕНЕ УЗДЫРУ ВАКЫТЫ ҺӘМ УРЫНЫ;
Бәйге өч этаптан тора:
I этап – әдәби әсәрләрне кабул итү (2017 елның 25 апреленнән 30 сентябренә кадәр).
II этап – сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү (2017 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр).
III этап – йомгаклау өлеше: алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен өч көнлек иҗат мәктәбе оештыру (2017 ел ноябре).
Тулырак мәгълүмәтне Бәйгеләр бүлегеннән карый аласыз.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры