«Казан арты» тарих – этнография музеенда «Тарих эзләреннән» бәйгесенең күргәзмәсе

21 апрель көнне Арча районы «Казан арты» тарих – этнография музеенда «Тарих эзләреннән» – «По следам истории» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенең күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган әлеге күргәзмәдә «Тарих эзләреннән» бәйгесендә җиңү яулаган укучыларның рәсемнәре урнаштырылган. Биредә Казан шәһәреннән, Татарстан республикасы район мәктәпләреннән, Россия Федерациясенең регионнарыннан (Мәскәү, Сарытау шәһәре), Казахстаннан милли тормышта, татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче балалар һәм яшьләр рәсемнәре бар.
Күргәзмә 30 апрельгә кадәр эшлиячәк, бүгенге көндә «Казан арты» тарих – этнография музеенда 400 дән артык татар тарихы һәм рәсем сәнгате белән кызыксынучы дусларыбыз булды.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры