Ульяновск татарлары Татар теле һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итте

Ульяновск татарлары Татар теле һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итте

Ульяновск шәһәренең 17нче “Содружество” китапханәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көне узган. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең "Өмет" татар газетасы хәбәр итә.“Туган тел” дип аталган әлеге чарага Казаннан да кунаклар чакырулы булган. Ульяновск өлкәсендәге милләттәшләр белән очрашуга Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм Россия Президенты карамагындагы Мәдәният һәм һәм сәнгать буенча совет әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис килгән. Алар җирле шагыйрьләрне, татар теле укытучыларын кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап биргән. Ренат Харис шигырьләр укыган. Казан кунаклары үз китапларын, автограф куеп, китапханәгә дә бүләк иткән.

Бәйрәм кичәсендә 2нче Балалар иҗаты үзәгенең "Болгар" татар ансамбле һәм Ульяновск татар мәдәнияте үзәгенең "Хыял тамчылары" татар балалар җыр ансамбле чыгыш ясаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/28/139660/

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры