Удмуртия татарлары "Туган телем – иркә гөлем" бәйгесенә нәтиҗә ясады

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе инде өченче ел Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Туган телем – иркә гөлем” фестиваль-конкурсын уздыра. Елдан-ел аның географиясе киңәя, ә темасы үзгәреп тора, дип хәбәр итә Удмуртиянең “Яңарыш” татар газетасы.

Быел Ижевскиның Халыклар дуслыгы йортында уздырылган фестивальдә Удмуртиянең Можга, Кизнер, Балезино районнарыннан балалар, Ижевск шәһәренең 10 нчы һәм 6 нчы гимназия укучылары актив катнашты. Кунак буларак әдәби-музыкаль бәйрәмгә Татарстанның Минзәлә шәһәреннән Сабир Өметбаев исемендәге Татар драма театры артистлары чакырылган иде.

Әлеге фестиваль татар сыйныфында белем алган укучыларга, татар теле укытучыларына үзләренең осталыкларын башкаларга күрсәтергә, шулай ук башкалардан өйрәнү мөмкинлеге бирә. Анда катнашучылар “Җыр”, “Шигырь уку”, “Көмеш каләм”, “Мөгаллимлек осталыгы” номинацияләрендә бәяләнде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/04/28/139620/

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры