Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары! 9 май - Бөек Жиңү көне белән!

… Җиңү иртәсе бездән ерагайган саен, аның кыйммәте тагын да арта бара. 9 май - ул өлкән буынның кан-күз яшьләре, ачлык-ялангачлык аша табылган, үтә кыйммәткә төшкән җиңү көне. Бу сагышлы бәйрәм, яшь аралаш сөенә торган көн. Кызганыч, ветераннар саны көннән-көн сирәгәя. Исән калганнарының кадерен белсәк иде. Бүгенге бәхетле тыныч тормышта яшәвебез белән без бары аларга бурычлы. Бу бәхет үзеннән-үзе килмәгән, ул аларның көче белән тормышка ашырылган бәхет. Без, бүгенге буын, Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызны һичкайчан онытмаска, һәлак булганнарны данга күмәргә, исәннәр турында һәрчак кайгыртырга тиеш.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары!
Инде күпме кайгы - хәсрәт кичергән җиребезгә бүтән беркайчан да сугыш афәте килмәсен дип телик. Балаларыбыз һәм оныкларыбыз сугышның үзәк өзгеч фаҗигасен беркайчан да белмәсен, ә аналарыбыз, хатын - кызларыбыз, апа - сеңелләребез беркайчан да якыннарын югалту кайгысыннан күз яшьләрен түкмәсен иде! Сезнең һәркайсыгызга саулык, сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегезгә, җиребезгә тынычлык телибез. Бөек бәйрәм белән Сезне хөрмәтле дуслар!

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры