Чувашстанның Комсомол районында V "Урмай зәлидә" төрки мәдәният фестивале үтте

Чувашстан Республикасы Комсомол районында урнашкан Урмай авылында бишенче "Урмай зәлидә" төрки дөнья традицион мәдәниятенең халыкара фестивале үтте.

Фестивальне Чувашстан татарлары милли мәдәни мөхтәрияте рәисе, "Урмай зәлидә" фестивале директоры Фәрит Габдулла улы Гыйбатдинов, Чувашстан Республикасы мәдәният министрының урынбасары Оринов Вячеслав Николаевич, Россия мөселманнары дини җыены башлыгы, Россия җәмагәть палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов, Комсомол районы башлыгы Һидиәтуллин Хәсиятулла Сәмигулла улы, фестивальнең җюри рәисе, Казан мәдәният һәм сәнгать дәүләт университеты кафедрасы җитәкчесе, "Татаркино" директоры Айтуганова Миляүшә Ләбиб кызы, Бөтендөнья татар конгрессы фонды директоры, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Зиннәтова Сәрия Фәйзрахман кызы кичә ачып җибәрделәр.

Фәрит Гыйбатдинов чыгышында бу эш башлануга 30 ел булуын хәбәр итте."Әс сәләмү галәйкүм кадерле милләттәшләр. Менә 25 ел "Урмай моңы", 5 ел "Урмай зәлидә", аккан су шикелле акты да китте. 30 ел, бәлки кемдер өчен бу күптер, кемдер өчен аздыр, 30 ел су буйлап әкрен генә барабыз Аллага шөкер. Бүгенгә әле дәрт тә бар, дәрман да бар, киләчәктә дә шулай булыр", - дип сөйләде ул.

Фестивальнең икенче турында Җир Шарының 11 төбәгеннән 380 кеше катнаша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/07/140137/

 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры