Иртәгә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасын башлыйбыз!!!

2017 елның 1 июнь-9 июнь көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы  «Волга» яшьләр үзәге базасында (Боровое Матюшино бистәсе) үтәчәк.

«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

Быелгы профильле сменада Россиянең 12 төбәгеннән 80 баланың ял итүе көтелә.

«Милләтебез хәзинәләре» программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле. 9 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытыла. Бию, музыка, актерлык осталыгы, кул эшләре буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә. Моннан тыш татарча бердәм диктант язу, башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештырыла. Шулай ук зоопаркка, ТР Милли музеена һәм Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театрына сәяхәт кылу да каралган.

Смена дәвамында үткәрелгән «Татар кызы», «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек бәйгеләрдә балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра. Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез якыннан халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры