2017 елның 7-15 август көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» икенче сменасы узачак

2017 елның 7-15 август көннәрендә «Милләтебез хәзинәләре» икенче сменасын Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра. Үткәрү урыны: «Волга» яшьләр үзәге (Боровое Матюшино поселогы).
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.
«Милләтебез хәзинәләре» сменасының программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле. 9 көн дәвамында балаларга татар теле дәресе укытыла һәм бию, музыка, театр сәнгате буенча мастер- класслар оештырыла. Кул эшләре буенча иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә. Моннан тыш балалар «Татар кызы» һәм «Татар егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» кебек бәйгеләрдә үзләрен сынап карый алачак.
Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез якыннан халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры