Татар яшьләре көннәре 25-29 август көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узачак

Быел Татар яшьләре көннәре 25-29 август көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узачак. Биредә төрле төбәкләрдән 150гә якын делегат катнашу көтелә.
Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.
Татар яшьләре көннәренең программасында татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алышыр, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр дип көтелә. 

 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры