Казахстанда быел беренче тапкыр “Татар кызы” бәйгесе үтәчәк

“Татар кызы” бәйгесе 25-27 август көннәрендә Актүбә шәһәрендә узачак. Аның максаты - яшьләрне борынгы бабаларыбыз мирасына тарту, таныштыру, татар кызының иң асыл сыйфатларын эзләү, аның җәмгыятьтәге ана, хатын, апа, сеңел кебек социаль статусларын үстерү, гаилә кыйммәтләрен төшендерү, милли мәдәниятнең көчен күрсәтү”, – диде ул.
Эльвира Хәбибуллина сүзләренчә, кызларны Актүбә төбәгенең мәгариф, мәдәният белгечләре, журналистлардан тыш, Казахстан, Татарстан, Россия делегатлары да бәяләчәк. Бәйге кысаларында Татарстаннан “Ак калфак” оешмасы вәкилләре белән очрашу да көтелә. 
Конкурста Казахстанда яшәп, үз төбәгендәге сынаулар аша узган, 18-25 яшьлек кызлар катнаша. Алар татар телендә сөйләшергә, татар гореф-гадәтләре һәм традицияләрен, мәдәниятне, тарихны белергә тиеш.
“Республикакүләм бәйгегә һәр төбәктән ике кыз үтә. Алар үзләре белән ике татар милли киеме алып килергә тиеш”, – диде “Шатлык” татар-башкорт этномәдәни оешмасы җитәкчесе Эльвира Хәбибуллина .
Узган ел Чиләбедә узган “Татар кызы” бәйгесенең “Иң гүзәл кыз” номинациясе иясе, Актүбәдә узачак конкурсның координаторы Эльвира Насыйбуллина сүзләренчә, бәйгедә катнашу өчен заявкалар килә башлаган. Әмма бүгенге көнгә катнашырга теләк белдерүчеләр күп түгел.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Чиләбе өлкәсендәге “Татар кызы” бәйгесе халыкара дәрәҗәдә узды. Анда Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Кырым республикалары, Әстерхан, Ленинград, Томск, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Пермь, Ставрополь, Казахстан, Латвия, Мәскәү чибәрләре көч сынашты.
“Татар кызы”ның күчеп йөрүче таҗына Башкортстан гүзәле Эдельвейс Ихсанова лаек булды. Ул шулай ук “Лада Приора” машинасы белән дә бүләкләнде. Татарстан данын яклаган Мөслим кызы Эльвина Нәҗипова исә “Иң камил кыз” номинациясендә җиңү яулады.

Чыганак:http://sahne.ru/kheberler/2760

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры