ПРЕСС-РЕЛИЗ XXVII Татар яшьләре көннәре

Татар яшьләрен милли-мәдәни яктан консолидацияләү, эшлекле мөнәсәбәтләрне киңәйтү, яшьләр сәясәте, фән һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмат алышу, тәҗрибә уртаклашу ихтыяҗы Татар яшьләре көннәрен үткәрү идеясен тудыра. 1990 елдан башлап әлеге чара Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштереп тора.

Татар яшьләре көннәрен оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге.

Быел Татар яшьләре көннәре 25-29 август көннәрендә «Борис Полевой» теплоходында узачак. Биредә төрле төбәкләрдән 150гә якын делегат катнашу көтелә.

Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.

Татар яшьләре көннәренең программасында татар теле, тарих, вокал, хореография, кул эшләре буенча дәресләр укыту каралган. Делегатлар күпсанлы семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алыша, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуларда катнашыр дип көтелә.

Татар яшьләре көннәренен ачу тантанасы 2017 елның 25 августында 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узачак.

Өстәмә мәгълүмат: 231-81-54

                              89172505134 Салихова Зүлия

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры