XXVII Татар яшьләре көннәре резолюциясе (25-29 август 2017 ел, Казан)

Татар яшьләре көннәренең үз халкын һәм мәдәниятен югары дәрәҗәдә чагылдыручы актив яшьләр оешмаларын берләштерүне максат итеп куйган 27-еллык традициясе бар.

Без, XXVII Татар яшьләре көннәре делегатлары, татар милләтенең мәдәни мирасын һәм күп гасырлы гореф-гадәтләрен саклау кирәклеген, киләчәк буыннар алдында милләтебезне саклау җаваплылыгын аңлап, күп милләтле һәм поликонфессиональ Россиядә яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү зарурлыгын танып, әлеге карарны кабул итәбез.

XXVII Татар яшьләре көннәрен үткәрүдә булышлык күрсәткән Татарстан Республикасы Президентына һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, шулай ук әлеге чараны оештырган Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, Татар федераль милли-мәдәни автономиясенә, «Идел» яшьләр үзәгенә рәхмәтебезне белдерәбез.

XXVII Татар яшьләре көннәре делегатлары дәүләт хакимияте органнарына һәм иҗтимагый оешмаларга түбәндәге тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә кирәк дип саный:

                                                                               Россия Федерациясе Президентына,

                                          Россия Федерациясе Дәүләт Думасына һәм Россия Федерациясе хөкүмәтенә:

- Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында идарә итү һәм вәкаләтләрне чикләү турындагы килешүне озайтырга;

- Татарстан Республикасы президентлык институтын сакларга тәкъдим итәбез.

                                                                                           Россия Федерациясенең Милләт эшләре буенча Федераль агентлыгына:

- Россия Федерациясе субъектларында яшәүче татарларның милли-мәдәни оешмалары эшчәнлегенә финанс һәм матди ярдәм итү.

                                                                          Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару һәм башкарма органнарына:

- яшьләр оешмаларының толерантлыкны үстерү, Россия Федерациясе субъектларында яшәүче халкыкларның телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга юнәлтелгән проектларын финанслауда ярдәм күрсәтү.

                                                                                                                   Татарстан Республикасы Президентына:

- Россия Федерациясе субъектларында, ерак һәм якын чит илләрдә яшәүче татар яшьләре иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегенә ярдәм итү;

- массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары (татар милли мәдәнияте һәм спорт өлкәсендә квалификацияле белгечләрне төбәкләргә җибәрү, методик материаллар, костюм һәм милли атрибутика) оештыруда ресурслар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү.

                                                                                              Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына:

- төбәкләрдә татар яшьләренең иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә грант нигезендә финанс ярдәм күрсәтү.

                                                                                                                  Татар федераль милли-мәдәни автономиясенә:

- грантларга гариза язу технологияләрен өйрәтүче махсус семинарлар оештыру, федераль һәм төбәктә уздырыла торган грантларда катнашу өчен мәгълүмат таратуда ярдәм итү;

- татар яшьләре оешмаларына Федераль грантларда катнашуда булышлык күрсәтү эшен көчәйтү.

                                                                                                       Төбәкләрдәге татар федераль милли-мәдәни автономияләренә:

- татар яшьләре оешмаларын булдыруда ярдәм итү;

- татар яшьләре оешмаларына булышлык күрсәтү;

- татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисенә татар яшьләре оешмалары белән берлектә эшләнгән эшләр турында һәр ярты ел саен хисап бирү.

                                                                                                                       Татар яшьләре иҗтимагый оешмаларына:

- дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә белән бәйләнешне көчәйтү;

- ярты ел саен эшләнгән эшләр турында Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәгенә хисап бирү;

- ай саен татар яшьләре тарафыннан Россия төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә уздырылган чаралар турында мәгьлүмат тапшыру (пресс-релизлар, пост-релизлар, мәкаләләр һ.б.);

- Россия Федерациясе Дәүләт хакимияте органнарына Татарстан Республикасы президентлык институтын саклау мәсәләсе буенча милли һәм башка иҗтимагый берләшмәләрнең күпләп мөрәҗәгать итүен оештыру;

- Россия Федерациясе субъектлары территориясендә халыклар этно-мәдәни берләшмәләре ассоциацияләрен булдыру мөмкинлеген карау;

- татар мәдәниятен популярлаштыру һәм саклап калу, милли гореф-гадәтләрне, милли үзаңны үстерү максатыннан федераль, төбәк һәм җирле әһәмияткә ия грантларда, башка конкурсларда актив катнашу.

                                                                                                                      «Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасына:

- XXVIII Татар яшьләре көннәренә резолюция тәкъдимнәрен үтәү турында хисап әзерләү.

                                      Татарстан республикасы татар телендә чыгучы массакүләм мәгълүмат чараларына, «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгына:

- Россия төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә татар яшьләр оешмалары эшчәнлеген мәгълүмати яктыртуда ярдәм күрсәтү;

- «Идел» яшьләр үзәге белән берлектә татар яшьләр оешмалары журналистлары өчен тренинглар, семинарлар оештыру.

 

XXVII Татар яшьләре көннәре делегатлары тәкъдим ителгән фикерләрне тормышка ашыру милли иҗтимагый оешмаларның эшчәнлек юнәлешләренә өстәмә этәргеч булыр, Россиянең мәдәни күп төрлелеген саклап калырга булышыр дип ышаныч белдерәләр.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры