1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне

Тиздән 1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне барлык өлкәннәргә ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде. Әлеге көндә генә түгел, ел әйләнәсендә игътибар белән өлкәннәребезне җылыту, аларга рухи таяныч булу – безнең бурычыбыз.

Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, илнең үсешенә, балаларын, оныкларын хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Безнең буын да Сезгә карап, Сездән үрнәк алып үсте. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Сез – безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез.

Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телим, алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын!

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры