Уфада "Татар кызы – 2017" бәйгесе уза

27 октябрьдә Уфа каласында “Татар кызы – 2017” Халыкара матурлык бәйгесе финалы уза. Финалга чыккан 12 кыз арасында Татарстан вәкиле Гөлназ Гатина да бар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкортстан башкаласында Удмуртиядән Назлыгөл Насыйрова, Әстерхан өлкәсеннән Әлфия Садыйкова, Башкортстаннан Регина Равилова, Татарстаннан Гөлназ Гатина, Ульяновск өлкәсеннән Алсу Хәлимдарова , Чиләбе өлкәсеннән Рузалина Туктарова, Кырымнан Адэль Сәет-Әбләева, Свердловск өлкәсеннән Диана Бакирова, Оренбург өлкәсеннән Динара Искәндәрова, Мәскәүдән Диана Аверина, Казахстаннан Розалия Исхакова һәм Ленинград өлкәсеннән Гөлназ Салтәшева матурлыкта, осталыкта көч сынашачак.

20-23 сентябрьдә Казанда ярымфинал үтте, проектта 25 катнашучы үз төбәкләре традицияләрен, милли киемнәрен күрсәтте, төрле сынаулар аша узды. Бәйгенең төп призы – автомобиль, ә башына исә Казан башлыгы эскизлары буенча эшләнгән таҗ киертелә.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/12/150146/

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры