Министрлар Кабинеты Татарстан халыклары телләрен саклауга бирелгән грант санын арттырган

Республиканың Министрлар Кабинеты тарафыннан Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү буенча иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтү уңаеннан грантлар бирүдә үзгәрешләр кертелгән. Документны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган һәм ул Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип хәбәр итә "Татар-Информ" агентлыгы.
Искәртеп узыйк, 2015 елда имзаланган карар буенча, «2014-2020 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында республика һәр оешмага 250 мең сум күләмендә ике грант тапшырган. Грант ияләрен конкурс комиссиясе билгеләгән. 10 октябрьдә Татарстанның Премьер-министры имзалаган яңа төзәтмәләрдә грантның күләме 1 миллион сумга кадәр җиткән, шулай ук грантлар саны бишкә кадәр арткан, ягъни һәрбер оешмага 200 мең сум биреләчәк.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры