2017 елның 2-8 ноябрь көннәрендә «Татар балалар лидеры мәктәбе» узачак.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге 2017 елның 2-8 ноябрь көннәрендә Татар балалар лидеры мәктәбе уздыра.
Чараның төп максаты татар яшьләре оешмаларында һәм берләшмәләрендәге актив татар балаларын барлау, аларга ярдәм итүне күздә тота. Шулай ук күпләп татарлар яши торган төбәкләрдә татар балалары белән эшләү өчен аерым үзәкләштерелгән тармак булдыру.
Оештыручылар алдында түбәндәге мәсьәләләр тора:
•    яшь лидерларны укыту, өйрәтү өчен база формалаштыру;
•    ирешелгән дәрәҗәләрне барлау һәм уңышлы эш тәҗрибәсен тарату;
•    лидер-балаларның татар милләтен саклау өчен эшләнгән актив эшчәнлеген стимуллаштыру;
•    төрле регионнардагы лидер-балаларның белемнәре һәм тәҗрибәләре белән алмашу өчен шартлар тудыру;
•    укытучылар составы белән тәэмин итү.
Катнашучылар өчен төрле лекцияләр, гамәли дәресләр, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, татар интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар уздырылачак. Әлеге чара лидер-балаларда милли үзаң, халыкның гореф-гадәтләре һәм телен тирәнтен өйрәнүгә чакыру булып тора.

 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры