Ап-ак каурыен очырды «Иделем акчарлагы»

20 нче ноябрь көнне Язучылар берлеге йортында «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау турын ачу тантанасы узды. Сәләтле яшь каләм ияләрен барлау, берләштерү, иҗатларына яңа сулыш өрү максатыннан әлеге бәйге 17 нче тапкыр уздырыла. Быелгы мәртәбәле жюри әгъзалары Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Илсөяр Иксанова, Марат Закир, Әлфәт Закирҗанов яшь язучыларга хәер-фатихаларын биреп, уңышлар теләделәр. Үз чиратында, мөхтәрәм жюрига Мактау хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Йомгаклау турының ябылу тантанасы 24 нче ноябрьдә Максим Горький әдәби - мемориаль музеенда узачак.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры