Самарада татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиада узачак

26 ноябрь көнне Самарада татар теле һәм әдәбиятыннан шәһәркүләм олимпиада узачак. Анда Самара мәктәпләрендә белем алучы 1-11 нче сыйныф укучылары катнаша ала.
Чараны Самара өлкәсе "Туган тел" татар җәмгыяте, аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче "Яктылык" белем бирү учреждениесе оештыра.
Олимпиаданың максаты - татар теле һәм әдәбиятына кызыксыну уяту, укучыларны традицион милли мәдәнияткә тарту, аларны этнографик һәм туган якны өйрәнү эшләренә җәлеп итү, сәләтле балаларны ачыклау.
Укучылар арасында өлкә олимпиадасы һәм татар теле белән татар әдәбияты укытучылары арасындагы бәйге 1 декабрь көнне үткәреләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.
http://tatar-inform.tatar

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры