Казахстан – «Дуслык» татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең «Яшь дуслар» яшьләр канаты

1. Исем:  «Дуслык»  татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни  үзәгенең «Яшь дуслар» яшьләр канаты.
2. Девиз: Татарлар алга!!!
3. Максатлар һәм бурычлар: Татар яшьләрендә бердәм татар диаспорасына мөнәсәбәтле булу хисе формалаштыру.  Региондагы татар милли-мәдәни хәрәкәтен үстерү максаты белән, аларны татар диаспорасының һәм «Дуслык»  иҗтимагый-мәдәни үзәгенең эшчәнлегенә җәлеп итү.
4. Җитәкче: «Дуслык»  татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни  үзәгенең рәисе – Бикмөхәммәтова Р.Г., «Дуслык»  татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни  үзәге рәисенең урынбасары – Сагитова Галия Хәким кызы, «Яшь дуслар» яшьләр канаты лидеры – Илдар Сисамбаев.
5. Оешма тарихыннан: «Яшь дуслар» яшьләр канаты «Дуслык»  татар-башкорт иҗтимагый-мәдәни  үзәгенең состав өлеше буларак 2009 елда барлыкка килә. Баштарак анда 21 кеше була.
6. Контактлар: Казахстан, Петропавловск шәһәре, Конституция шәһәре, 21, 3 каб. «Иҗтимагый-мәдәни үзәк», тел.: 8(7152) 52 75 27.
7. Эшчәнлек юнәлешләре: «Дуслык» иҗтимагый-мәдәни үзәге уздырган  чараларда катнашу,  татар яшьләре өчен чаралар оештыру – дискотекалар, шигърият кичәләре, һ.б., туган телне өйрәнүне оештыруда катнашу, шул ук вакытта, Казахстан халкының кече ассамблеясенең милли торгызу мәктәбенең татар бүлеге белән бердәм хәрәкәт итү.
8. Тормышка ашырылган проектлар: «Чәк-чәк - party», КВН, Tatar Party, шигърият кичәләре
9. Үсеш перспективалары: Даими КВН клубы оештыру, татар яшьләренең бию коллективын барлыкка китерү.
10. Активистларп саны: 25-30 кеше.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры