Владимир өлкәсе – Владимирск регионының көнчыгыш халыклары мәдәнияте иҗтимагый яшьләр оешмасы “Бәхет”

1. Исеме: Владимирск регионының көнчыгыш  халыклары мәдәнияте  иҗтимагый яшьләр оешмасы “Бәхет”, кыскача иҗтимагый яшьләр оешмасы “Бәхет”.
2. Девиз: “Безгә һәр кем кирәк! Безнең эш уртак!”.
3. Максатлар һәм бурычлар:
- Көнчыгыш халыклары мәдәниятенең тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү;
- Көнчыгыш халыклары мәдәнияте яшьләренең бергә туплануы, үз иҗтимагый урынын булдыру;
- Көнчыгыш халыклары мәдәнияте яшьләре һәм башка мәдәният яшьләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм яңа дәрәҗәгә күтәрү.
4. Җитәкче: Муртазин Михаил Юрий улы
5. Уставтан:
2. Оешма эшчәнлеге
2.1. Оешма эшчәнлеге нигезендә милли мәдәниятләргә, гореф-гадәтләргә, дингә карата ихтирам булдыру ята.
2.2. Оешма әгъзалары яшьләрнең иҗтимагый, сәяси, дини, мәдәни һәм башка берләшмәләрдә катнаша алуга хокукын таный.
2.3.Оешманың эшчәнлегендә катнашу-катнашмау ирекле.
6. Тарихыннан: Иҗтимагый оешма буларак 2000 елның 4 ноябреннән бирле эшләп килә.
Беренче җитәкче - Баторшина Аделя Камил кызы (2000-2005 еллар), икенче җитәкче - Муртазин Михаил Юрий улы (2005 елдан башлап, рәсми җитәкчелек вакыты 2014 елның ноябрь аенда тәмәм булачак).
2005 елдан Оешманың 95% татарлар хасил итә, бөтен эшчәнлек татар халкына карата алып барыла.
2003 елдан башлап татар телен өйрәтү дәресләре оештырыла.
2006 елдан башлап Оешма “Сабантуй” оештыруда актив катнаша.
2007 елдан башлап татар биюе дәресләре оештырыла.
2007 елдан башлап ВЛГУ спорткомплексы базасында татарча көрәш секциясе эшләп килә.
2011 елдан вокал буенча системалы рәвештә дәресләр алып барыла.
2010 елдан башлап һәр ел саен “Татар милли мәдәнияте көне” уздырыла.
Башка чаралар:
- Татар чәе кичләре – кварталга бер тапкыр.
- Татар музыкасы кичләре – елга ике тапкыр.
- Владимир өлкәсе һәм күрше регионнарның татар яшьләре слёты – елга бер тапкыр.
- 2009 елдан башлап татарча көрәш буенча Россия чемпионатларында катнашу.
- Ел саен оештырыла торган гомум шәһәр чараларында актив катнашу (Владимир шәһәре көне, Җиңү көне, Халыклар бердәмлеге көне һ.б.).
- 2009 елдан башлап мөһим социаль проектларны оештыру өчен грантлар уйнатуда катнашу.
7. Контактлар: e-mail: Bahet@list.ru ,  ВКонтакте.ру сайтында  - «Владимирские татары».
8. Эшчәнлекнең юнәлешләре: 6нчы пунктны кара.
9. Тормышка ашырылган проектлар: 6нчы пунктны кара.
10. Үсеш перспективасы: Регионда акрынлап кына тотрыклы һәм белемле татар яшьләре төркемен формалаштыру.
11. Активистлар саны:
- 8-14 яшьтәгеләр - 12 кеше;
- 15-40 яшьтәгеләр - 27 кеше;
- 40 яшьтән дә олыраклар - 15 кеше.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры