"Дөнья якты булсын өчен җырлыйм" гаилә бәйрәме

"Дөнья якты булсын өчен җырлыйм" гаилә бәйрәме

Н.Г. Җиһанов тормыш юлы һәм иҗатына, Бөтендөнья балалар көненә багышлап, һәр елның 1 нче июнендә “Дөнья якты булсын өчен җырлыйм” гаилә бәйрәме уздырылачак. Чараның максаты - милли мәдәниятне пропагандалау, татар композиторы Нәҗип Гаяз улы Җиһанов иҗатына булган кызыксынуны арттыру, үсеп килүче буын арасында милли үзаң тәрбияләү, бөтен гаилә өчен бәйрәм оештыру һәм балаларны иҗатка тарту.

Чара Казан шәһәрендә, Карл Фукс скверында үтәчәк.

Бәйрәмдә катнашу өчен мәктәп яшендәге балалар, аларның ата-аналары һәм укытучылары чакырыла.

Программа үз эченә түбәндәгеләрне ала:

- Казан шәһәренең махсус иҗади урта белем бирү оешмаларында белем алучылар һәм Казан консерваториясенең яшь талантлары катнашында “Музыкаль марафон” уздыру;
- асфальт өслегендә рәсемнәр ясау;
- Н.Г. Җиһанов иҗатына багышланган викторина;
- уеннар һәм эстафеталар;
- татар теле, тарихы һәм мәдәниятенә багышланган викторина.

“Дөнья якты булсын өчен җырлыйм” гаилә бәйрәменең оештыручылары: Дәүләт оешмасы “Идел” яшьләр үзәге, Нәҗип Җиһановның музей-фатиры, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры