"Милләтебез хәзинәләре" балалар профиль сменасы

"Милләтебез хәзинәләре" балалар профиль сменасы

Оештыручылар:

- Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы;
- Татар федераль милли-мәдәни автономиясе;
- Дәүләт оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

"Милләтебез хәзинәләре" сменасының максаты – Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларда туган телгә, халкыбызның мәдәниятенә, тарихына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү.

"Милләтебез хәзинәләре" сменасының программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле. Балаларга көн саен татар теле дәресе укытыла. Вокал, бию, тарих, кул эшләре, журналистика, милли көрәш, татар ашлары буенча оештырылган иҗат остаханәләрендә алар яңа һөнәрләргә өйрәнә, шул өлкәдәге сәләтләрен камилләштерә. Смена дәвамында үткәрелгән "Татар гүзәле", "Супер малай", "Танцпол йолдызы", "Моңлы сандугач" кебек конкурсларда балалар үзара көч сынаша, иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыра. Лагерь кысаларында үткәрелгән "Сабантуй", "Аулак өй" кебек чараларда яшь милләттәшләребез якыннан халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән таныша. Шулай ук алар волейбол, футбол, өстәл теннисы, шахмат кебек спорт ярышларында да катнашырга өлгерә. Моннан тыш башкалабыз Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләр оештыру, музей-театрларга бару, борынгы Болгар шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт кылу каралган.

"Милләтебез хәзинәләре" сменасына ел саен Россиянең 20дән артык төбәгеннән татар балалары җыела. Моннан тыш төрле елларда Үзбәкстан, Казахстан, Латвия, Литвадан килгән яшь милләттәшләребез үзләренең тарихи Ватанннарында булып китте.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры