«Максат» яшьләр фестивале

«Максат» яшьләр фестивале

I Мөселман яшьләре фестивале XVΙΙ татар яшьләре көннәре кысаларында уза. 2007 елдан башлап ул мөстәкыйль рәвештә тормышка ашырыла башлады.

Бу елны фестивальга «Максат» яшьләр фестивале дип рәсми исем бирелде.

«Максат» яшьләр фестивале, Россия яшьләре өчен иң көчле проектларының берсе. Һәр елны катнашучылар саны үсә. Әлеге фестиваль яшьләр арасында популярлашкан. Шулай ук әлеге фестиваль кысасында 2011 елда  Россия мөселман яшьләре союзы төзелде.

Фестивальның максаты - Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүче яшьләрне берләштерү, аларны максатчан итеп тәрбияләү, күптөрле заманча проектларны чынга ашыру, мөһим мәсьәләләрне бергә хәл итү өчен үзара эшлекле элемтәләрне җайга салу.

Фестивальнең программасы үз эченә дискуссия, Россия яшьләре өчен әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерүгә юнәлтелгән түгәрәк өстәлләр, семинарлар, лекцияләр, конкурс һәм гамәли дәресләр, галимнәр, эшмәкәрләр, сәясәтчеләр, дин әһелләре белән очрашу-әңгәмәләр, төрле экскурсияләр оештыруны алган. «Максат» фестиваленең көндәлек газетасын чыгару да каралган. 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры