Татар яшьләре көннәре

Татар яшьләре көннәре

Оештыручылар

- Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы
- Татар федераль милли-мәдәни автономиясе,
- Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге.

Рәсми сайт: mc-idel.ru.

Татар яшьләре көннәренең максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, милли кыйммәтләрне пропагандалау, яшьләр сәясәте, мәгариф, мәдәният өлкәсендә мәгълүмат алмашу.

Татар яшьләре көннәренең программасында татар теле, тарих, дин, вокал, хореография буенча мастер-класслар, семинар-тренинг, түгәрәк өстәл, диспутларда фикер алышу, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашулар; Казан, Болгар шәһәрләренә экскурсияләр оештыру, күптөрле мәдәни чаралар үткәрү каралган. 

Татар яшьләре көннәре соңгы 8 ел дәвамында инде милләттәшләребезгә үзара тәҗрибә уртаклашу өчен мәйдан булып тора. Делегатлар әзер программалар алып килә һәм аларны башкалар алдында тәкъдим итә. 2010 елдан башлап татар яшьләр чараларын үткәрү буенча материаллар җыентыгы чыгарыла.

Кызыклы фактлар:

  • Беренче Татар яшьләре көннәре 1990 елда үткәрелә.
  • Барлык Татар яшьләре көннәрендә 5500гә якын делегат катнашты.
  • Татар яшьләре көннәре нәтиҗәсендә РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә 20гә якын татар яшьләр оешмалары оешкан.
  • Ел саен Татар яшьләре көннәрендә РФнең 45тән артык төбәгеннән һәм чит илләрдән делегатлар катнаша.
  • Соңгы 5 елда үткән Татар яшьләре көннәрендә 18 яшь гаилә барлыкка килде.
  • Татар яшьләре көннәре нәтиҗәләре буенча яңа проект: “Яшь татар лидеры мәктәбе” булдырылды һәм тормышка ашырылды.
Беркетелгән файллар: 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры