Татар балалар лидеры мәктәбе

Татар балалар лидеры мәктәбе

Татар яшьләр оешмалары белән тыгыз элемтәдә булган актив татар балаларын барлау, аларга методик булышлык күрсәтү, белемнәрен үстерү, татар милли-мәдәни автономияләр каршында татар балалары белән эшләү буенча аерым юнәлеш булдыру максатында һәр елның ноябрь аенда татар балалар лидеры мәктәбе уздырыла.

Әлеге чараны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, Дәүләт оешмасы «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

Татар балалар лидеры мәктәбендә лекция һәм семинарлар, түгәрәк өстәлләр, диспутлар, уен-дискуссияләр, төрле викториналар, татар теле һәм тарихы буенча дәресләр, татар зыялылары белән очрашулар уздыру күздә тотыла.

Лидер балалар өчен уку-укыту базасын формалаштыру, казанышларны карау, уңышлы эш тәҗрибәсен тарату, милли кыйммәтләрне саклау юлында лидер балаларның актив башлангычларын стимуллаштыру, төрле төбәкләрдән килгән лидер балаларга мәгълүмат һәм тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар булдыру, укытучылар составы белән тәэмин итүне Үз алдыбызга бурыч итеп куябыз.

Татар балалар лидеры мәктәбенә 8-11 сыйныфларда укучы һәм үзләре яшәгән төбәкнең иҗтимагый, мәдәни тормышында актив катнашкан балалар килә. Шулай ук бирегә «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасында активлык күрсәткән балалар да чакырыла.

Киләчәк безнең кулларда!

Лидер булу һәрвакыт мактаулы. Һәр эшкә теләп алына ул. Кайда барырга кирәген белә. Кешеләрне үз артыннан ничек ияртергә кирәген дә аңлый. Татарлар – элек-электән лидер булганнар. Әйдәгез безнең көннәргә килеп җиткән һәрнәрсәне саклыйк һәм дәүләтебезне үстерик! Һәрвакыт, һәркайда, һәркем өчен лидер булыйк. Мин Татарстанда яшәвем белән горурланам. Чөнки нәкъ бездә “Идел” яшьләр үзәге каршында оештырылган Татар балалар лидерлар мәктәбе бар. Быел “Волга” яшьләр үзәгендә узган Татар балалар лидерлар мәктәбенең һәр көне бай эчтәлекле иде. Мине рухи яктан татар халкына якынайткан бик күп тренинглар, лекцияләр, чаралар уздырылды. Милли мәдәният, традицияләр турында күп нәрсә белдем. Туган телне яхшырак белү теләге туды, туган телдә сөйләшү ихтыяҗы барлыкка килде. Бу проект үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек рухы һәм Туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Киләчәк безнең кулларда!

Юлия Федорова, Татар балалар лидеры мәктәбе катнашучысы

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры