Яшь татар лидеры мәктәбе

Яшь татар лидеры мәктәбе

Оештыручылар:

- Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
- Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
- Республика яшьләр, инновация һәм профилактика программалары үзәге
- Дәүләт оешмасы «Идел» яшьләр үзәге

Рәсми сайт: mc-idel.ru

Яшь татар лидеры мәктәбенең максаты – чит төбәкләрдәге татар яшьләр оешмаларының лидерларын барлау, аларның профессиональ осталыгын тагын да камилләштерү, белемнәрен үстерү.

Яшь татар лидеры мәктәбенең программасында:

  • Лекция һәм семинарлар;
  • Түгәрәк өстәлләр, диспутлар;
  • РФ төбәкләре, чит илләрдәге татар яшьләр оешмаларына медодик һәм гамәли булышлык күрсәтү.

Яшь татар лидеры мәктәбенең бурычлары:

  • яшь лидерларны төрле юнәлешләр буенча укыту базасы булдыру;
  • татар яшьләр оешмаларының казанышлары белән танышу, уңышлы эшчәнлек тәҗрибәсен җәелдерү;
  • татар яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм лидерларының актив эшчәнлеген стимуллаштыру;
  • регионнардан килгән яшь лидерларга тәҗрибә уртаклашу өчен шартлар булдыру.

Әлеге проект Татар яшьләре көннәре делегатларының инициативасы белән булдырыла. Алар РФ төбәкләре, чит илләрдәге татар яшьләр оешмалары лидер-активистларына төрле өлкәләр буенча белемнәрен үстерү, камилләштерү өчен яңа чара оештыру тәкъдимен җиткерделәр.

Беренче Яшь татар лидеры мәктәбе 2009 елда үткәрелде һәм анда татар яшьләр оешмалары, берләшмәләренең җитәкчеләре җыелды. 2010 елда «РR (Public relations). Җәмәгатьчелек белән элемтә», 2011 елда «Волонтерлык һәм балалар белән эшләү» юнәлеше буенча яшь лидерлар килде.

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры