“Чулпан” регионара балалар үзешчән иҗаты фестиваль-бәйгесе

“Чулпан” регионара балалар үзешчән иҗаты фестиваль-бәйгесе

Оештыручылар:

- Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшчәнлеге министрлыгы;
- ГУК РМЭ “Республиканский центр татарской культуры”;
- Йошкар-Ола шәһәр округы админстрациясенең мәдәният җитәкчелеге;
- Дәүләт оешмасы “Идел яшьләр үзәге”.

Талантлыларның, үзешчән коллективларның сәнгать потенциалын эзләү һәм тормышка ашыру, милли башлангычларга, татар халкының җыр һәм музыка мирасына мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбҗияләү, үзен иҗатта күрсәтергә теләүчеләргә мөмкинлекләр булдыру, иҗат коллективлары арасында һөнәри һәм мәдәни багланышлар булдыру, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын балалар үзешчән иҗаты проблемаларына юнәлдерү, перспективалы иҗат коллективлары һәм башкаручыларны үстерүдә хезмәттәшлек күрсәтү максатында, ел саен “Чулпан” регионара балалар үзешчән иҗаты фестиваль – бәйгесе үткәрелә.

Әлеге бәйге беренче тапкыр 2012нче елда уздырылды. Биредә бию коллективлары, вокал ансамбльләре, ялгыз башкаручылар, халык инстументы ансамбльләре үз көчләрен сыный ала. Катнашучылар Россиянең барлык төбәкләреннән, шул исәптән Марии Эл Республикасының район – шәһәрләреннән туплана.

Фестиваль – бәйге 2 турда уздырыла.

1 тур:

  • төбәкләрдә сайлап алу турлары;
  • коллективларны читтән торып тыңлап сайлап алу. Читтән торып тыдлап сайлап алу өчен 3-4 минутлык бер чыгыш һәм 30 минуттан артык булмаган коллектив турындагы видеоролик тәкъдим итү зарур.

2 тур: йомгаклау туры, җиңүчеләр катнашында гала-концерт.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, жюри һәр номинациядә җиңүчеләрне билгели һәм аларга Лауреат яки дипломант исемен, дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшыра. Оештыру комитетының үз карары нигезендә  иҗади коллектив җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр бирергә хокукы бар. 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры