“Яз гүзәле” бәйгесе

“Яз гүзәле” бәйгесе

Татар халкының мәдәниятен, гореф – гадәтләрен һәм онытылып баручы бәйрәмнәрен яңарту, яшь буын арасында  татар мәдәниятиенең үзенчәлекләрен, телне өйрәнү һәм белү дәрәҗәсен арттыру максатында студентлар арасында  ел саен “Яз гүзәле” исемендәге бәйге уздырыла.

Бәйгенең оештыручылары -  КДЭУның тулай торагы студентлар советы һәм  Дәүләт оешмасы “Идел” яшьләр үзәге. “Яз гүзәле”нең оештыру комитеты – КДЭУның тулай торагы студентлар советы әгъзалары, актив студентлар һәм “Идел” яшьләр үзәге. Конкурс рус һәм татар телләрендә үткәрелә.

Биредә КДЭУның тулай торакларында яшәүче һәм татар халкының гореф – гадәтләре, мәдәнияте белән кызыксынучы 17 – 23 яшьләрдәге кызлар катнаша.

Бәйге түбәндәге этаплар буенча үтә:

1 этап – сәламләү;

2 этап – татар халык ашлары;

3 этап – сорау – җавап;

4 этап – иҗади сәләт;

5 этап – катнашучыларның күмәк биюе;

Бәйгенең номинацияләре:

  1. Иң уңган кыз;
  2. Иң тапкыр кыз;
  3. Иң күркәм кыз;
  4. Иң сөйкемле кыз;
  5. Иң оста пешерүче;
  6. “Идел” яшьләр үзәгенең махсус бүләге.
Беркетелгән файллар: 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры