Оешма турында

 «Идел» яшьләр үзәге 1999 елдан башлап Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар яшьләре белән өзлексез эш алып бара. Татар яшьләре өчен лидерлык мәктәбе, мәдәни-күңел ачу чаралары, бәйге һәм фестивальләр оештыру һәм үткәрү буенча 18еллык тәҗрибәсе бар.

Оешманың татар яшьләре белән эшләү буенча үз системасы булдырылган. Яшьләр сәясәте өлкәсендә эшчәнлек яшьләрне актив рәвештә эшкә тартуны күз алдында тота. «Идел» яшьләр үзәге чаралары нәтиҗәсе буенча төбәкләрдә 50ләп иҗтимагый оешма төзелгән.

Үзәктә төбәкләрдәге татар оешмаларының базасын яңарту, төбәкләрдә чаралар оештыру һәм уздыруда консультация буенча өзлексез эш алып барыла. Оешма хезмәткәрләре чаралар оештыру һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтү максатыннан төбәкләргә дә чыгалар. Шуны да билгеләп үтү кирәк, татарлар яши торган төбәкләрдә татарча фильмнар күрсәтү, татар әдәбияты, татар ашлары кичәләре, төбәктәге танылган татар шәхесләре белән очрашулар, «Татар егете», «Татар кызы» һ.б. проектлар тормышка ашырыла.

Бүгенге көндә «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан ел дәвамында дистәгә якын проект оештырыла һәм үткәрелә:

  • Татар яшьләре көннәре
  • «Максат» яшьләр фестивале
  • «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасы
  • «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе
  • Яшь татар лидеры мәктәбе
  • Татар балалар лидеры мәктәбе
  • «Дулкыннар» Республика бәйгесе
  • «Тарих эзләреннән» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесе
  • Төрки яшьләр фестивале

«Идел» яшьләр үзәге массакүләм-мәгълүмат чаралары белән дә хезмәттәшлек итә. Интернеттагы социаль челтәрләрдә дә актив эш алып барыла:

Үзәк Казан (Идел буе) федераль университеты Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Попечительләр Советында һәм «Идел» журналының редколлегиясендә тора.

«Идел» яшьләр үзәге Әстерхан өлкәсе «Дуслык» татар милли-мәдәни оешмасы, Казахстан Республикасы «Идел» татар һәм татар-башкорт җәмәгать һәм мәдәни үзәкләр Ассоциясенең Алмата филиалы, Ульян өлкәсе «Димитровград җирле татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы белән эшлекле килешүләр дә төзегән.

2015 елда «Идел» яшьләр үзәге милли тәрбиягә өлеш керткән өчен Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләгенә ия булды.

Хәзерге вакытта, дәүләт, аерым алганда, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы  ярдәме белән, һәм, һичшиксез,  үзе тарафыннан дөрес билгеләнгән максат һәм бурычлар, дөрес приоритетлар, үсеш перспективалары барәбәренә үзәк  уңышлы гына эшләп килә.

 

Без Инстаграмда #мцидель

Партнёрлар һәм дуслар

  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы
  • Татар федераль милли-мәдәни автономиясе
  • «Белем.ру» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
  • «Дуслык» Самара региональ иҗади - иҗтимагый оешмасы
  • Казан дәүләт энергетик университетының тулай торагы студентлар советы
  • Татарстан - Яңа гасыр телевидениесе
  • ИФМК
  • Габдулла Кариев театры
  • Кәрим Тинчурин театры
  • Татар-информ
  • ТР Милли музее
  • Н.Г. Җиһанов музей – фатиры